Яңгыр белән юылган чаңгы-биатлон трассасының Тынычлык бистәсендәге өлеше яңадан торгызыла. Бу хакта Республиканың Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.
Әлеге объект комиссия тикшерүен үтә. Исегезгә төшерәбез, июль ахырында яңгыр явып үткәннән соң көчле су агымы сәбәпле трасса зыян күрә.
Хәзер торгызу эшләре бара. Трассаны якын арада тәртипкә китерергә планлаштыралар
Кичә беренче Бөтенроссия Спартакиадасы башланып китте. Анда безнең республикадан 400 спортчы катнаша.