Бүген 18 нче ноябрьдә балаларга хокукый ярдәм көне уңаеннан, башкалабызның барлык район администрацияләрендә халыкны кабул итү оештырыла. Шәһәр халкы балалар хокуклары һәм аларны яклау мәсьәләләре буенча бушлай консультация ала.Тулырак мәгълүмат белән һәм консультация вакытлары белән казан мэриясе сайтында танышырга мөмкин. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда балаларга хокукый ярдәм көне, 2013 елдан бирле үткәрелеп килә.