Мөслим районы гимназиясе эшчәнлеге башка белем йортлары кебек үк үз агымында эшли кебек, ләкин һәрвакыт яңалыкка һәм заман белән бер адымда атларга омтылуы белән аерылып тора. Быел гимназияне 22 укучы тәмамлады. Әле шушы көннәрдә генә сборлар башланып китте. Хәбәрчебез Мөршидә Җиһан әлеге гимназия эшчәнлеге белән якыннарак танышып кайтты .
Әлеге уку йортына килеп керүгә үк үзеңне зур гаиләнең бер өлеше кебек тоясың . Төпле белем бирүдән тыш әхлак тәрбиясе нигез итеп алынган гимназиядә менә әәшушы матурлыкны балалр үз куллары белән тудырган. Бу әлбәттә кул иҗаты гына түгел, ә яңа технология кулланып эшләү нәтиҗәсе дип таныштырды 8 нче сыйныф укучысы Рәзилә Ахунова.
Гимназиянең директоры һәм укытучылар коллетивы укучыларның җитештерүчән хезмәт юнәлешен үстерү өчен барлык шартларны да тудырган.
Балкыш дип аталган үзидарә оешмасы мәктәпнең төп горурлыгы.
Җиде ел буе гимназиядә татар телендә Тылсым ә рус телендә Ключ газеталары чыгып килә.
Заман таләп иткән һөнәрләрнең берсе програмалаштыручы. Шуңа да мәктәп каршында әлеге юнәлешне үз итүчеләр өчен дә түгәрәк ачылган .
Әнә шулай ялкынланып сөйләүче укучылар тәрбияләгән гимназиянең Мөслим районында гына түгел республикакүләмендә алдынгылар рәтендә булуы табигый.
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин Мөслим районыннан.