Бүген 2 сентябрь Белем көне. Бу бәйрәм – мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче нәниләр, чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар өчен аеруча дулкынландыргыч көн. Бу минутларда респбуликбаыз мәктәпләрендә тантаналы линейкалар башланды.
Яңа уку елында башкалабыз Казанда, мәктәп партасы артына 182 меңнән артык укучы утыра. Шуларның 19 меңнән артыгы – беренче сыйныф укучылары. Ә республика буенча бу сан 50 меңнән артык. Бүген Белем көнендә Казанда« Весна» торак районында, М 14 микро-районында һәм Ватан урамында урнашкан, өч яңа мәктәп ачыла. Барлыгы Татарстанда 21 яңа объект: 11 мәктәп һәм 10 балалар бакчасы ачыла.
Беренче сыйныф укучылары, Казан мэриясеннән бүләккә «Игелекле эшләр дәфтәрләре», икенче сыйныф укучыларына «Яшь эколог дәфтәрләре» тапшырыла. Ә 5 нче сентябрдән 12 сенә кадәр- мәктәпләрдә “Игелекле атна” һәм “Яхшылык дәресләре” оештырыла.