Ростехпотребнадзор федераль хезмәте Татарстан уку йортларының 18 яшен тутырган барлык студентларын ковидтан прививка ясатырга чакыра.
Коллектив иммунитетны формалаштыру лекцияләргә йөрү, тулак торакларда сәламәт яшәү мөмкинлеген тудыра.
Иң зур уку йортлары — Федераль һәм архитектура-төзелеш университетларында привика ясатучылар саны көннән-көн арта. Әлеге уку йортларында укытучылар һәм студентларга прививканы 25 августка кадәр ясатып бетерү бурычы куелган. Уку йортларына килгәнче, антитәнчекләр турында белешмә яки вакцина ясатмауның сәбәпләре күрсәтелгән, шулай ук соңгы алты айда ковид белән авыру турында белешмәләр прививка ясату турындагы таныклыкны тәкъдим итәргә кирәк. Аларны электрон формада да җибәрергә мөмкин.