Саумы, мәктәп! Тагын ике көннән яңа уку елы башлана.
Татарстан радиосының иртәнге турыдан-туры эфиры мәгариф темаларына багышланды. Республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин уку елына әзерлекнең торышы, яңартылган мәгариф стандартларындагы яңалыклар, яңа ачылган мәктәпләр, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре, иминлекне саклау өчен җиһазландыру һәм ковидтан саклану чаралары турында сөйләде. Август конференциясе, бердәм дәүләт имтиханнары йомгакларына аерым игътибар итте. Радиотыңлаучыларның укытучы һәм тәрбиячеләрнең абруен көчәйтү, ата-аналарның җаваплылыгын арттыру. яшь буында ватанпәрвәрлек тәрбияләү юнәлешендәге сорауларга җаваплар бирде. Студия кунагы безнең дә кайбер сорауларга ачыклык кертте.