Бу машинаның да үз интеллекты бар -Татарстанда машина йөртүчене үзе сынаган дөньядагы беренче автомобиль барлыкка килде. Халыкара форумда цифрлы технологияләрнең яңа казанышларын тәкъдим иттеләр.
Күргәзмә павильоны форумның казанышларны күрсәтү урыны гына. Ә әһәмиятле яңалыклар турында пленар утырышта сөйләштеләр. Михаил Мишустин видеоэлемтә аша Россияне IT-индустрия өчен иң кызыклы ил итәргә чакырды.
Цифрлы трансформация дәвам итә. Аны Татарстанда тикмәгә генә тикшермиләр. Сколково рейтингы буенча республика-цифрлаштыру буенча илнең алдынгы төбәге.
Форумда меңнән артык спикер катнашты. Халыкара тәҗрибә белән күз алдында бергәләп уртаклашу мөмкинлеге бар.
IT-тармакта кадрлар кытлыгын хәл итү төп бурычларның берсе. Белгечләрне әзерләргә кирәк, шул исәптән цифрлы продуктлар ярдәмендә дә. Укытуны мәктәп эскәмиясеннән башлыйлар. Хөкүмәт Карары буенча, киләсе елдан башлап Россиядә мәктәп укучыларының программалаштыруны тирәнтен өйрәнү мөмкинлеге барлыкка килә.
Вадим Струминский, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.