Рәшит Ваһапов исемендәге иҗтимагый фонды милли моңны саклап, татар җыры сәнгатендә яңа офыклар ачуны дәвам итә. Шул максаттан икенче «Яңа татар җыры» конкурсы уздырыла. Тулырак мәгълүмат хәбәрчеләребез язмасында.
Конкурсның максаты: татар эстрадасын камилләштерү, татар җырчыларының репертуарын баету, яңа заман авторларын таныту, киләчәк буыннарга сыйфатлы иҗади мирас калдыру дип белдерде Рифат Фәттахов журналистлар белән оештырылган очрашуда.
Әлеге бәйгедә яшь һәм география чикләнми. Конкурс Татарстан Президенты һәм Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла. Гомуми приз фонды — 2.000.000 сум.Конкурс ике номинациядә үтә: «Иң яхшы татар җыры»,– «Иң яхшы балалар җыры». Җырлар бары тик татар телендә кабул ителә. Һәр катнашучы ике номинациядә дә 1-3 әсәр юллый ала. Гаризалар 2021 елның 20 нояберенә кадәр кабул ителә.
Алия Галиуллина. Искәндәр Гыймалтдинов , Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.