Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана торган ядкәрләр арасында борынгы җырлар, кыска җырлар, такмак-такмазалар, шулай ук совет чорында иҗат ителгән җырларның текстлары бар.
«Халык җырлары» җыентыгына 17-20 гасыр кулъязма истәлекләрендә теркәлеп калган 11 лирик җыр һәм 473 кыска җыр тупланган. Ә инде 90 елларда «Җырларыбыз» исеме астында дөнья күргән җыентык исә күпләрнең өйләрендә сакланадыр. Халык күңеленнән ташып чыккан әлеге моңлы җырларны, шаян такмакларны без әле дә булса, күңел тулганда, рәхәт булганда, бәйрәмнәрдә яратып башкарабыз. Бүген язылган яңа татар җырлары әнә шулай буыннан буынга күпер салып, киләчәк буынга килеп җитә алырмы? Аларны башкарырлармы? Монысын вакыт күрсәтер. Ә әлегә ул җырлар белән таныша торыйк.