Камал театры «Яңа татар пьесасы» конкурсының яшь драматурглар лабораториясе кысаларында ике телдә дә җиңел яза ала торган татар драматурглары әзерләргә алынды. Катнашырга теләүчеләрнең гаризалары 20 июльгә кадәр кабул ителә.
1-15 августта сайлап алынган катнашучылар хәзерге заман драматургиясе һәм пьеса язу нигезләре буенча дәресләр алачак, укытучылар аларга практик киңәшләр һәм теоретик белемнәр бирәчәк. Дәресләрнең практик лекцияләр өлеше төркем белән укудан һәм индивидуаль тренинглардан торачак. Мөгаллимнәр — драматурглар Михаил Дурненков һәм Юлия Тупикина драматургиянең төп алымнарына өйрәтәчәк. Ркаил Зәйдулла тарихи пьесалар, инсценировкалар һәм заманча темага пьесалар язу тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Нияз Игъламов драма төзелеше һәм композициясе хакында лекцияләр укыячак. 15 августтан 1 ноябрьгә кадәр семинарда катнашучылар остазлары җитәкчелегендә пьеса язачак. Яшь авторларга онлайн-консультацияләр үткәреләчәк. Һәр катнашучы Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының әдәби бүлегенә 1 ноябрьгә кадәр берәр пьеса тапшырырга тиеш була. Декабрьдә лабораториянең иң яхшы пьесалары сәхнәдән укылачак.