Яңа сезон башлану алдыннан Татарстан Президентының «Ак барс» хоккей клубы командасы белән традицион очрашуы узды.
Рөстәм Миңнеханов спортчыларны үзләрен сакларга өндәде, пандемия вакытында хәйрия проектларында актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде. Клуб капитаны Данис Зарипов үз чиратында Президентка исемле фуфайка тапшырды. Яңа сезонныТАССРның 100 еллыгына багышлап, анда “Мин яратам сине, Татарстан! » дип язылган.