“Ватан 21 нче гасыр” кинокомпаниясе “Бер-бер хәл” сериалын тәкъдир итү максатыннан пресс конференция оештырды. Сериал катнаш гаиләдә булган үзара мөнәсәбәтләрне яктырта.
Тел, мәдәният, гореф-гадәтләр, дин мәсьәләләре алгы планга чыга. Төп максаты – милли һәм мәдәни традицияләр аша татар телен өйрәнүгә этәрү. Төп рольләрдә Казан театрларының әйдәп баручы актёрлары: Татарстан Республикасының халык артистлары Радик Бариев, Фирая Әкбәрова, Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Вәлеева катнаша. 40 сериядән торган мелодрама жанрындагы сериалны тамашачы күңеленә хуш килер дигән теләктә кала авторлар.