Казанның Яңа Савин районындагы кайбер йортларда 10 мартта су белән тәэмин итү туктатыла. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Су 9:00 дән 23:59 кадәр булмаячак . Маршал Чуйков урамы буенча 91, 93, 93/1, 93а, 93а/1 һәм Гаврилов урамы буенча 30, 30/4, 30/5, 30а йортлары
Уңайсызлыкларның сәбәбе-суүткәргечне өзү. «Водоканал» дан әлеге йортларда яшәүчеләргә алдан ук су запасы булдырырга тәкъдим иттеләр. Шулай ук 7(843)231-62-60 номеры буенча су алып баруга заявка калдырырга мөмкин.