Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, яңа үрнәктәге чит ил паспорты бирү вакытлыча туктатылды.
«Россия Эчке эшләр министрлыгына бәйле булмаган техник сәбәпләр аркасында 2023 елның 2 февраленнән миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәләр электрон чит ил паспортлары бирүгә яңа гаризалар кабул итүне вакытлыча туктата», — диелә министрлык белдерүендә. Дәүләт пошлинасы түләп куючыларга акчасы кире кайтарыла. Әгәр ашыгыч рәвештә чит илгә чыгарга туры килсә, исегезгә төшереп узабыз, иске үрнәктәге паспортка заказ бирергә мөмкин. Ул биш елга исәпләнгән.