Казан федераль университеты базасында Россиянең “Знание” җәмгыятенең яңа мультимедиа студиясе ачылды. Анда фәнни һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләргә әйдәп баручы белгечләр лекторий форматында дәресләр үткәрә.
Биредә фәннең барлык өлкәләрендә эшләүче экспертлар студентларга үз тәҗрибәләрен, профессиональ киңәшләрен бирәләр. Лекцияләр әңгәмә форматында уза: студентлар үзләрен кызыксындырган сорауларны спикерларга бирә һәм үзләре дә нинди дә булса карарлар тәкъдим итә ала.
«Белем» студиясе студентлар өчен генә ачык түгел. Бирегә балалар да, өлкәннәр дә лекцияләргә йөри ала. Катнашу бушлай, шулай ук «Белем» җәмгыятенең социаль челтәрләрендә онлайн – лекцияләр дә тыңларга мөмкин