Башкалабызда тагын бер медицина учреждениесе салынып бетте. Россия Федерациясе оборона министрлыгының хәрби госпитален ачу тантанасы булды. Яңа дәвалау үзәге республика клиник һәм балалар хастаханәләре янында урнашкан. Госпиталь 150 урынга исәпләнгән
Рекордлы 365 көндә төзелгән. Россия Оборона министрлыгының Хәрби госпитале дүртәр катлы өч бинадан тора. Республика клиник хастаханәсе белән балалар хастаханәсе арасында урнашкан. Үзәк хәрби округ өчен әһәмиятле проект.
150 урынга исәпләнгән госпитальдә поликлиника да, дәвалау, диагностика корпуслары да, йогышлы авырулар бүлеге дә бар. Шундый ук госпитальне Россиянең тагын дүрт хәрби округында төзергә мөмкин.
Җиһазлар заманча. яңа томографлар, барокамера, рентген-аппаратлар, күзәтү кабинетлары, лаборатория, уңайлы палаталар. Госпиталь ел ахырына тулысынча эшли башлый.
Алмаз Хәкимов, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.