19 сентябрьдә Арча районының Яңа Кырлай авылында «Ат көне»нә багышланган ат-спорты ярышлары узачак. Чараны ачу тантанасы 11.00 сәгатьтә башлана. Халыкара ат чабышлары төрле дистанцияләрдә оештырыла. Чара кысаларында чиста, ярымчиста токымлы һәм җирле токымлы атлар ярышы, атларны арбага җигү тизлегенә конкурс, иң матур арба конкурсы һәм башка төрле ярышлар, бәйгеләр булачак. Моннан тыш, мәдәни-күңел ачу программасы, Казан шәһәренең балалар ат-спорты мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең күрсәтмә чыгышлары, тимер кою буенча осталык дәресе, авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе, кайнар ризык белән тәэмин итү һәм концерт программасы оештырылачак. Оештыручылар ат яратучыларны, ат спорты белән шөгыльләнүчеләрне ярышларда катнашырга һәм үзләрен күрсәтергә чакыра. Гаризалар 16 сентябрьгә кадәр кабул ителә.