Халык авыз иҗатыбыз бай, шул исәптән әкиятләребез дә күп дибез. Ә яңа әкиятләре иҗат ителәме? Габдулла Тукай, Абдулла Алиш, Рабит Батулладан тыш балалар тагын кемнәр әкиятен укый? Хәзерге заман әкияте белән хәбәрчебез Мөршидә Җиһан таныштырыр.
Кайсыдыр заманда җир йөзендә бер ил булган. Анда да тәүлек егерме дүрт сәгатьтән торган күктә көндез кояш, төнлә ай балкыган.Туган батыр әкияте әнә шулай башлана. Аны Зөлфәт Хәким иҗат иткән. Балалар да, әти-әниләр дә маҗаралы әкиятне бик яратып кабул итте.
Ә маҗаралы әкиятне, гомумән милли каһарманны уйлап табудан тыш, балаларга үтемле итеп җиткерә белергә дә кирәк. Аны проект буларак чынга ашыру зарур. Радик Абдрахманов «Туган батыр» призына җәядән ук ату һәм көрәш буенча турнирлар үткәрә башлады;
сайтны эшләтеп җибәрде, анда әкиятнең өч телдә аудиоварианты яздырылган, комикслар әзерләнә. Мультфильм буенча да сөйләшүләр алып барыла.
Татар әдәбиятында соңгы араларда әкият жанрда иҗат итүчеләр дә аз. Ул бит әле милли дә, заманчада булырга тиеш дип исәпли Данис Шакиров.
Әлеге китап – Туган Батыр турында күп серияле әкиятнең беренче өлеше генә. Тиздән икенче сериясе дә әзер була. Бу хакта “Туган авылым” милли-туристлык комплексында узган очрашуда игълан ителде.
Әгәр сабыйга беркайчан да әкият сөйләмәгән булсалар, аның күңелендә эшкәртелмәгән кыр кала һәм шуннан соңгы елларда инде бу кырны эшкәртү мөмкин түгел дип искәрткән бер акыл иясе.
Мөршидә Җиһан, Айрат Гайнетдинов.Татарстан яңалыклары