Быел Татарстанда юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын теркәү өчен тагын 78 фото-видео камера урнаштырыла.
Әлеге җиһазларны сатып алу һәм урнаштыру, Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең мәгълүмат системасына теркәү өчен 140 миллион сумга якын акча бирелә. Әлеге эшләргә заказ бирүче — «Юл хәрәкәте иминлеге» Дәүләт бюджет оешмасы.
52 камера тизлек арттыру очракларын берьюлы ике юнәлештә терки ала. 22 камера стоп-линияләр алдында туктау кагыйдәләрен бозуны контрольдә тотарга тиеш. Тагын дүрт камера гомуми юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын терки.
Аукцион быелның 14 сентябрендә уза, камералар 10 декабрьгә кадәр урнаштырылып бетәргә тиеш.