Чыгрылышыбызны ковид белән бәйле мәгълүматлардан башлыйбыз. Дельта штаммыннан саклану чараларын өйрәнеп бетергән генә идек, чит илдә коронавирусның «омикрон» дип аталган яңа штаммы белән авыручылар саны артуы билгеле булды.
Шул сәбәпле , Швейцариядә уздырыларга тиешле Кышкы Универсиада да гамәлдән чыгарылды. Пекинда Олимпиада үткәреләсе дә төгәл билгеле түгел. Әлегә Татарстанда рәсми Рәвештә омикрон белән авыру очрагы теркәлмәгән.
Шулай да, теләсә нинди яңа күренеш сагайта. Саклану чараларын, өстәмә ятакларны әзерләргә кирәк дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә. Ә әзерлек эшләре өчен җаваплы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белдерүенчә, өстәмә урыннар булдыруга әлегә ихтыяҗ юк. Чөнки хастаханәдә авыруларны кабул итәргә әзер мең урын бар. Вакцинация эше дә алып барыла. Ял көннәренә кадәр Татарстанда ике миллион 319 мең кеше ковидтан вакцинаның беренче компоненты белән прививка ясаткан. Киңәшмә барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ковидның яңа штаммнарын тест аша ачыклау эшен дә көчәйтергә кирәклеген билгеләп үтте.