Башкалабызда «Татарстан халыклары мәдәнияте калейдоскобы» төбәкара проектына йомгак ясадылар. Проектны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә тәкъдир иттеләр.
Ул Татарстанда туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланды. Түгәрәк өстәл янында сөйләшүдә татарлар, чувашлар, марилар, удмуртлар, мордвалар яши торган районнар һәм торак пунктларда узган масштаблы экспедицияләр турында сөйләделәр. Тикшеренүләр тарихи-мәдәни мирасны, халык бәйрәмнәрен, йолаларын өйрәнүгә, аларның хәзерге замандагы үзгәрешләренә юнәлдерелде. Экспедицияләрдә төрле халыкларның моңа кадәр билгеле булмаган әкиятләре, көнкүреш һәм үзенчәлекле мәдәни үрнәкләре дә ачыкланды.