Яңа елга менә дигән бүләк. Чаллыда социаль ипотека программасы буенча чираттагы йорт куллануга бирелде. 409 фатирга исәпләнгән күп катлы йортны 2020 елда төзи башлаганнар. Инвесторы — «Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды. Яңа йортка күчүчеләргә ачкычларны шәһәр мэры Наил Мәһдиев тапшырды.
63/20 йортта 409 бәхетле гаилә бәхетле фатирлы булды. Алар-бюджетта эшләүчеләр, Чаллы предприятиеләре хезмәткәрләре, табиблар, ятим балалар, яшь һәм күп балалы гаиләләр. Шуларның берсе — ике балалы Шәйдуллиннар гаиләсе. Социаль ипотека программасы буенча чиартка 2016 елда басканнар, ниһаять 2021 елның ноябрендә ике бүлмәле фатир сайлаганнар.
без бу фатир турында бик хыялландык, моңа кадәр әни белән бергә яшәдек. Бу безнең беренче фатирыбыз.. башта быел ук фатитрлы булырбыз дип уйламадык, без бик бәхетле.
63/20 йорт мәгълүматларны дистанциядән тапшыру һәм төтен датчиклары белән җиһазландырылган. Фатирлар чиста, уңайлы итеп эшләнгән. Асылмалы түшәм, заманча сантехника, электр плитәләре, пластик тәрәзәләр. Ишегалдында йөрү зоналары һәм балалар өчен уен мәйданчыклары төзелгән.
Бу микрорайон төзекләндерелгән, уен мәйданчыклары бар. Барысы да бик уңайлы, хәтта Казанда да мондый иркен мәйданчыклар аз. Барысы өчен безнең төзүчеләргә рәхмәт әйтәсе килә.
Гадәт буенча яңа фатир алучыларны котларга шәһәр Мэры да килгән иде. Наил Мәһдиев әлеге йортны торгызган хезмәткәрләргә аерым игътибар бирде. Төзүчеләргә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт хатлары тапшырылды.
яңа торакка күчү-күңелнең үзенчәлекле халәте. Без дә яңа ел алдыннан күп кенә гаиләләрнең шатлыкларын арттырырга тырыштык. Сез биук матур фатирларга күченәсез, ишегалдыгыз бик уңайлы иркен. Барыгыз исеменнән дә торак программаларын уңышлы гамәлгә ашырган өчен, счезнең исемнән Татарстан Республикасы Президентына рәхмәт белдерәсем килә.
63 микрорайонда, социаль ипотека ярдәмендә, яңа йортны исәпкә алып, сигез күпкатлы йорт төзелде, 2339 гаилә үз фатирларын алды. 216 фатирга исәпләнгән тагын бер ун катлы, 680 фатирлы 4 йорт төзелә. Шулай ук 63/20 йорты янында балалар бакчасы һәм мәктәп салу да күздә тотыла, урыннары билгеләнгән.
Татарстан яңалыклары, Чаллы.