Әлмәттәге мәдәният учреждениеләре ковид госпиталенә Яңа елга бизәү әйберләре бүләк итте. Район мәдәният йорты, туган якны өйрәнү музее һәм картиналар галереясе хезмәткәрләре «Сәламәтлек кар бөртекләре» акциясендә катнашып, госпитальгә үзләре ясаган 500 бәйрәм бизәге тапшырды.
Кар бөртекләре,чыршылар һәм аларны бизәү әйберләре. Мәдәният хезмәткәрләре Яңа елга бизәү әйберләрен госпитальгә тапшырды. Биредә ковидтан, пневмониядән дәваланалар. Уенчыкларны мәдәният хезмәткәрләре үз куллары белән ясаган.
Әлмәт картиналар галереясе директоры Роза Минабетдинова: «Бизәү әйберләрен бар күңел җылыларын салып ясадылар. Чыршылар, кар бөртекләре барысы да күз явын алырлык матур, алар авыруларның кәефен күтәрер дип ышанабыз.»
Мәдәният хезмәткәрләреннән бүләкләрне район үзәк хастаханәсенең өлкән шәфкать туташы кабул итте. Ләйсирә Җәләлова аларның авыруларга да, медицина хезмәткәрләренә дә бик ошавын әйтте.
Район үзәк хастааханәсе баш шәфкать туташы Наталья Беляева: «Мәдәният, шәһәр музее хезмәткәрләренә, безгә бүләк ясаулары өчен зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Бу авыручылар өчен бик авыр вакытта – пандемия чорында рухи теләктәшлек билгесе, чыршылар, матур итеп бизәлгән кабинетлар аларның кәефен күтәрә, тизрәк терелергә булыша.»
«Сәламәтлек кар бөртекләре» акциясендә Әлмәт районының 50 мәдәният йортының сәнгать җитәкчеләре, тәрбияләнүчеләре катнашты. Алар тарафыннан барлыгы биш йөзгә якын яңа ел бизәкләре ясалган.
Район мәдәният йорты директоры Наталья Беляева: » кар бөртекләре, матур итеп бизәлгән чыршылар барысының да күңелләренә хуш килер дип уйлыйбыз. Барлык әйберләрне кул астында булган материаллардан ясадык. Бу яңа елны госпитальдә каршылаучыларга зур бүләк булды, алар бәйрәм алдыннан төшенкелеккә бирелергә тиеш түгел.»
Госпиталь бинасын медицина хезмәткәрләре үзләре бизи. Яңа ел төнендә аларның кайберләре госпитальдә кизү тора, авырулар белән бергә Яңа елны каршылыйлар. Барыын да авыруларның тизрәк дәваланып чыгу өмете берләштерә.
Рената Сәетгәрәева, Тимур Туманов, Татарстан яңалыклары, Әлмәт.