Мәрҗани Җәмигъ мәчетендә “Яңа БИШЕК ЖЫРЫ” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды Конкурсны Шаһабетдин Мәрҗани исемендеге ислам мәдәнияте үзәге, Мәрҗани мәчете һәм Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды.
Һәр милләт үзенә генә хас үзенчәлекләргә ия. Мең еллык бай тарихы, мәдәнияте, әдәбияты, гореф-гадәтләре булган татар халкы да, дөнья культурасын кабатланмас үрнәк аһәңнәр белән тулыландырып бара. Мәрҗәни мәчетендә үткәрелгән “Яңа бишек җыры” конкурсның максаты да нәкъ шушы кыйммәтләрне балаларда тәрбияләү.
Экспертлар арасында балалар психологлары, педиатрлар, Татарстан Язучылар берлеге, Татарстан Әтилар берлеге вәкилләре, күп балалы әниләр, балалар бакчалары тәрбиячеләре, югары уку йортлары вәкилләре, укытучылар, артистлар, җырчылар, журналистлар бар иде.
Яшь буынны тәрбияләүдә гаять зур әһәмияткә ия булган гореф-гадәтләрне, традицияләрне торгызу, яңарту кирәк Әлеге Яңа бишек җыры конкурсы шуның ачык мисалы.
Бишек җырлары – безне балачакка, әткәй-әнкәйләребезгә алып баручы юл. Әни кеше баласына иң самими, иң матур хисләрен бала карында чакта ук бирә. Һәм аның нинди җыр тыңлавына карап, баланың аңы, характеры формалаша. Бәлки әле без шушы бишек җырларына әһәмият тә биреп бетермибездер…