Илһам абыйның тәпи атлап киткән, чабаталар үреп беренчсе гонорараларын эшләгән тугын авылында зур тантана. Аның истәлегенә һәйкәл ачылды.
Бакыйлыкка киткәч тә, ул милләт өчен эшен дәвам итә. Без һәрвакыт аның өчен дога кылабыз дип белдерде Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев һәйкәлне ачу тантанасында.
Аңа Үзе исән вакытта ук һәйкәл салырга кирәк дип тәкъдим иткән иде хезмәттәше Хәмдүнә Тимергалиева. Исән чакта өлгерми калдык. Күрәсең табигатҗ тә яңгыр аша шуны искәртә.
Кайтырбыз без салкын Себер гөл булгач…
Сагышыңнан үлә күрмә, сандугач.
Ә хәзергә ташка тамсын кайнар тир…
Түз, егет бул, «Туган як» дип җырлап йөр дип язган иде Разил Вәлиев Илһам Шакировка багышлап. Хәзер арабызда булмаса да татар халкын әле дә җырлап йөргәндәге кебек үз моңы дөньясында яшәтә.