XVI Казан халыкара мөселман киносы фестивале 4 — 9 сентябрь көннәрендә үтәчәк. Бу хакта фестивальнең матбугат үзәге хәбәр итә.
Оештыручылар бу вакытка чикләүләр бетәр һәм фестиваль традицион формада үтә алыр дип өметләнәләр. Шулай да кайбер чараларның онлайн-форматта да үтү мөмкинлеге дә искәртелә. Хәзерге вакытта кинофестивальгә катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә. 15 апрельгә 41 илдән 398 гариза кабул ителгән. 2020 елгы фестивальгә 12 тулы метражлы нәфис фильм, 10 тулы метражлы документаль, 20 кыска метражлы нәфис фильм катнаша алачак. «Милли программа»га 20 фильм керәчәк. Конкурста 2019 елдан да иртәрәк төшерелгән фильмнар катнаша алмый.