+7(843) 236-41-23
Казанда көн саен волонтерлык хәрәкәте киңәя бара. Бөтен гаиләләре белән активист булучылар да бар.
Волонтерлар штабына кешеләр җыю дәвам итә — бу эшкә 18 яшьтән өлкәнрәк, респиратор авырулары булмаган барлык теләүчеләр дә кушыла ала.
Исегезгә төшерәбез, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен азык-төлек продуктларын һәм даруларны өйгә китерү мәсәләләре буенча, кайнар линия телефоннары Татарстан башкаласында 23-нче марттан бирле эшли.
Азык-төлек һәм дарулар китерү буенча пенсионерлардан, шулай ук волонтер булырга теләүчеләрдән заявкалар сайтта, «Ачык Казан» системасында, яисә 236-41-23, һәм 063 телефоннары аша кабул ителә.