Казанда Татарстанда волонтерлар хәрәкәтенең быелгы нәтиҗәләренә йомгак ясадылар. Елның иң яхшы волонтерларын бүләкләү тантанасы «Ак Барс Арена» стадионында узды. Быел республикадан һәм якын-тирә төбәкләрдән өч мең биш йөздән артык волонтер 35 мөһим чарада катнашкан.
Җиңүчеләрне берничә номинациядә билгеләделәр. Шулай ук 55 яшьтән өлкәнрәкләр арасыннан да зур инициатива күрсәтүчеләр ачыкланды.