Владислав Миронов менә ике ел инде сирәк очрый торган яман шеш авыруы белән көрәшә. Сөяк остеосаркомы бик куркыныч диагноз, шулай да малайның әти-әнисенең аны савыктыруга өметләре бар. Кытайдан килгән белгечләр ярдәм итәргә ризалашкан. Дәавалауга миллион ярым сум акча кирәк. Гаиләбезнең уртак ярдәмгә мохтаҗ, хөрмәтле телевизор караучылар!
Телефон номеры 8 (917) 876-03-95
Сбербанк картасы номеры: 4276 8620 2039 6901
Бу батыр егет — Владислав Миронов менә ике ел инде куркыныч чир-сирәк яман шеш авыруы белән көрәшә. Ә барысы да тән температурасы күтәрелүдән башлана.
Владислав Миронов: « Күп вакыт 37,3-37,4 градус торды, бигрәк тә кичләрен. Хастаханәгә бардык, анда термоневроз диагнозын куйдылар. Шуның белән авыру вакытлыча онытылды. Аннан соң йөргәндә , йөгергәндә касык турысында авырту барлыкка килде.»
Егеткә биш ел шөгыльләнгән яраткан спорт уены хоккейны ташларга туры килә. Ул «Волна»клубы капкачысы булган. Ул чакта, башта, табиблар авыртуны басу өчен дарулар, мазь тәкьдим итәләр. Авырту басылмагач, трамвотолог ренгентка төшәргә киңәш итә.
Республика клиник хастаханәсе белгечләре Владиславка ашыгыч рәвештә операция ясыйлар. Шешне кисеп алалар Операция уңышлы узса да, ярдәм итми. Авыру үсешен дәвам итә, ә әти-әнисе травматолог киңәше буенча, Санкт Петербургтагы клиникага мөрәҗәгать итә. Анда дөрес диагноз куялар – сөяк остеосаркомасы метазларга киткән була, умыртка сөяген, йомшак тукымаларны, үпкәне зарарлый. Дәвалауны дәвам итәләр -унбиш яшьлек яшүсмер химиотерапия курсларын уза, тик алар да булышмаган.
Марина Миронова ( Владиславның әнисе): «Бүгенге көндә, табиблар бездән баш тартты. Без Россиянең зур шәһәрләрендәге яман шеш авырулары үзәкләренә мөрәҗәгать иттек. Шешкә операция ясап булмый диделәр.»
Моңарчы Владислав Миронов республика балалар клиник хастахнаәсендә дәваланган. Аннан яшәү урыны буенча поликлиникага җибәрәләр. Табиблар аңа хосписка мөрәҗәгать итәргә киңәш иткән.
1шәһәр балалар хастаханәсенең участок табибы Кристина Милицкая: «Дәвалануга карамастан, авыруның көчәюе билгеләп үтелде, хәзерге вакытта әле бик авыр дип бәяләнә, паллиатив ярдәм күрсәтелә һәм тиешле дәвалау да күрсәтелә.» Әти-әнисенең дәвалауга өметләре бетмәгән әле. Алар Кытай белгечләре ярдәменә ышана. Гаиләгә клиникадан чакыру юллаганнар, хезмәтләрнең якынча бәясе-миллион ярым сум тора. Мироновларның шулкадәр акчасы юк. Без гаиләгә бергәләп булыша алабыз, моның өчен экранда күрсәтелгән реквизитларга теләсә нинди сумманы җибәрә аласыз. Әлеге сумма җыелуга, дәвалауны башлап җибәрәчәкләр. Дөрес, әлегә ике ил арасында чикләүләр кертелгән, биредә дә гаиләгә ярдәм кирәк булачак.
Булат Шакиев Илдар Галәветдинов Татарстан яңалыклары.