Россия Президентына кандидат Владимир Путинның сайлау штабы иҗтимагый кабул итү бүлмәләре эшли башлаганнан бирле гражданнардан 12 меңнән артык мөрәҗәгать килгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
«Аларның барысы да Үзәк сайлау штабында туплана. Мөрәҗәгатьләр арасында беренче урында безнең кандидатка уңышлар теләү һәм хуплау сүзләр тора», — дип сөйләде Путинның сайлау штабы рәистәше Владимир Машков.
Штабның икенче рәистәше, Мәскәүнең 52нче хастаханәсенең баш табибы Марьяна Лысенко билгеләп үткәнчә, мөрәҗәгатьләр арасында социаль ярдәм, торак-коммуналь хуҗалык чаралары буенча да сораулар бар.
«Алар тискәре дип әйтә алмыйм, әмма, һичшиксез, тормышны яхшырак итү тәкъдимнәре күп», — диде ул.
Путинның сайлау штабының иҗтимагый кабул итү бүлмәсе 9 гыйнварда бердәм call-үзәк белән бер үк вакытта эшли башлады. Гражданнар тәкъдимнәрен һәм теләкләрен тәүлек буе 8-800-301-21-85 телефоны аша җиткерә һәм vopros@putin2024.ru электрон почтасы адресына җибәрә ала.
Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, ул агымдагы елның 15, 16 һәм 17 мартында узачак. Үзәк сайлау комиссиясенә 15 кандидат документларын тапшырган, аларның дүртесен теркәүдән баш тартканнар. Шул рәвешле, документлар 11 дәгъвачыдан, шул исәптән, сайлауда үзен-үзе тәкъдим итүче хәзерге Президент Владимир Путиннан кабул ителде.