Россия һәм Белоруссия президентлары Владимир Путин һәм Александр Лукашенко Санкт-Петербургта узган соңгы очрашу вакытында санкцияләргә бәйле рәвештә Белоруссия икътисадына ярдәм итү турында фикер алышты.
Исегезгә төшерәбез, эшлекле очрашу Санкт-Петербургта 13 июльдә узды. Аның барышында ике ил лидерлары 2022 елга Белоруссия өчен газ бәясе турында фикер алышты.