Президент Владимир Путин видеоконференция режимында Россия Дәүләт Советының киңәйтелгән утырышын уздырды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Дәүләт башлыгы коронавирус йогышы таралуга бәйле хәвеф-хәтәрләр саклануын ассызыклады. Хәзер, чикләү чараларын булдырмас өчен, коронавируска каршы көрәш чараларын үтәргә һәм югары дәрәҗәдә җаваплылык күрсәтергә кирәк. Пандемия белән көрәш тәмамланмады! Киңәйтелгән утырышның төп темасы-2024 елга кадәр илкүләм максатлар буенча бурычларны үтәү. Илкүләм проектларның төп чаралары төбәкләргә туры килә, нәкъ менә шәһәр һәм җирлекләрдә чынбарлыкта уңай үзгәрешләргә ирешергә кирәк.