Татарстанның дүрт кешесенә Президент Владимир Путин рәхмәт белдергән – дәүләт җитәкчесенең шундый указы хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган. «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият бөтендөнья оешмасының Евразия региональ бүлеге» халыкара ассоциациянең генераль секретаре, Казан шәһәр Думасы аппаратының халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсе бүлегенең җәмәгатьчелек белән элемтә белгече Расих Сәгыйтовка, «Россия Транспорт министрлыгының ведомство саклау идарәсе» Урта Идел филиалының «Чаллы» командасы «Кама» стрелогы Сергей Романовка, «Дарвин теориясе» маркетинг коммуникацияләр агентлыгының генераль директоры Владимир Кутиловка «ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» рәхмәт белдерелде.
Грацта (Австрия) «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык Европа чемпионатына Россия милли җыелма командасын уңышлы әзерләүне тәэмин иткән өчен «Транснефть-Кама буе» инженеры Альберт Минеевка да рәхмәт белдерелде.
Исегезгә төшерәбез, узган атнада Путин Татарстанның дүрт кешесенә орденнар, медальләр һәм мактаулы исемнәр бирде.