Кичә Россия Президенты Владимир Путин Донецк һәм Луганск халык республикаларының бәйсезлеген тануга бәйле карарны игълан итте.
Владимир Путин ил халкына видеомөрәҗәгать белән чыкты. Аның сүзләренчә, Донбасстагы ситуация критик хәлгә җиткән. Ул Украинаның күрше республика гына булмавын, ә безнең тарихның бер өлеше булуын искәртте, илнең оешу тарихын һәм сәбәпләрен, совет заманындагы вакыйгаларны искә төшерде.
Барлыкка килгән вазгыять нигезендә, Владимир Путин Луганск Халык Республикасы һәм Донецк Халык Республикасының бәйсезлеген һәм суверенитетын танырга кирәк дип санавын әйтте.
Шулай итеп Россия Президенты ЛНР һәм ДНРны тану турында указларга имза куйды. Аннары бу республика җитәкчеләре Денис Пушилин белән Леонид Пасечник һәм Владимир Путин хезмәттәшлек турында килешүне имзалады. Бу турыда РИА Новости яза.
.
21 февральдә Донецк һәм Луганск халык республикалары башлыклары Денис Пушилин һәм Леонид Пасечник Путинга аларның бәйсезлеген тану үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде.