Россия Президенты Владимир Путин Россия яшьләре һәм балаларының имин, суверен илдә яшәп бәхетле булып үсүен тәэмин итүне төп максаты дип атады.
«Без сезнең белән демографиядә, мәгарифтә, икътисадта, куркынычсызлык өлкәсендә башкарган гамәлләребез дә төп нәрсәгә буйсына — безнең балалар, яшьләр бәхетле булып үссеннәр, имин, суверен илдә яшәсеннәр өчен», — дип белдерде президент.