Үзенең карары турында ул «Золотая Звезда» медальләрен Россия геройларына тапшыру тантанасыннан соң Донецк халык республикасы парламенты спикеры Артем Жогага хәбәр итте. Президентның тантанада катнашучылар белән аралашуы вакытында Жога, Путиннан аның яңа срокка тәкъдим ителүе турында сорады.
Аның үтенеченә тантанада катнашучылар да кушылды — һәм дәүләт башлыгы ризалашты. Исегезгә төшерәбез, Россия президенты сайлаулары өч көн дәвамында киләсе елның 15-17 мартында узачак.