Россия президенты Владимир Путин «Киләчәк инженерлары — 2023» ХI халыкара яшьләр сәнәгать форумында катнашучыларга һәм кунакларга видеомөрәҗәгатендә болай дип белдергән иде:
“Россиядә сәнәгатьне үстерү һәм модернизацияләү өстенлекле булып тора, хакимият яңа технологияләр кертүне алга сөрүне, һөнәри белем бирү программаларын яңартуны, тармаклар өчен кадрлар әзерләүне дәвам итә, шул исәптән машина төзелеше, авиатөзелеш, робототехника кебек өлкәләрдә дә”.