Владимир Путин кандидатурасын хуплап имзалар җыю 23 нче декабрьдә башлана һәм киләсе елның гыйнвар ахырына кадәр дәвам итә, дип белдерде кандидатның штаб рәисе Марьяна Лысенко.
Исегезгә төшерәбез, Үзәк сайлау комиссиясе Владимир Путин тарафыннан сайлауларга бирелгән документларын теркәде һәм имзалар җыюны башларга рөхсәт итте. Дүшәмбе көнне Владимир Путин Үзәк сайлау комиссиясендә төркемне теркәүгә документлар бирде. Хәзер кандидат өчен өч йөз мең имза җыярга кирәк.