Россия Президенты Владимир Путин «Россия автомобиль юллары» ДК идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты.
Дәүләт башлыгы, юллар төзелеше бәясен нигезсез арттыруга юл куймас өчен, барысын да эшләргә кирәк, дип белдерде.
«Без күрәбез: инфляция процесслары, дөнья инфляциясе арта, һәм гомумән дөньяда бөтен төзелеш кыйммәтләнә. Бу безгә дә йогынты ясавы аңлашыла, әмма бу чыгымнарны киметү һәм бер генә очракта да нигезсез арттыруга юл куймас өчен барысын да эшләргә кирәк»,-дип белдерде Владимир Путин.