Татарстан халкы достижения.рф сайтында республиканың транспорт инфраструктурасы өчен тавыш бирә ала. Тавыш бирү «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы уңаеннан оештырыла. Ул 30 ноябрьгә кадәр дәвам итә.
Республикабзыда салынган зур күперләр һәм автомобиль юллары бөтен Россияне диярлек тоташтырды. Татарстанда «Көнчыгыш» М12 автоюлының сигезенче этабы төзелеше бара. Бу юл «Көнбатыш Европа – Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт маршрутының бер өлеше булып тора, аның гомуми озынлыгы – 810 чакрым тәшкил итә.
Идел елгасы аша өч чакрымнан артык озынлыктагы күпер М12 трассасының Татарстандагы иң мөһим өлеше булып тора. Аны 2024 елның ахырына ачарга планлаштыралар.
Юл хуҗалыгы турында Россия Президенты Владимир Путин болай дип белдерде:
«Юл хуҗалыгы – икътисадның иң әһәмиятле тармакларының берсе. Юл төзүчеләрнең куелган планны ышанычлы үтәве, юлларның, шул исәптән терәк юллар челтәре составындагы магистральләрнең һәм халыкара транспорт коридорларының югары үсеш темпларын тәэмин итүе бик мөһим»