Россия президенты Владимир Путин Җиңү парадына әзерлекне башларга боерды һәм аны үткәрү датасын билгеләде.
Парад 24 июньдә Мәскәүдә узачак. 1945 елда нәкъ менә шул көнне Кызыл мәйдан буйлап фронтларда Ватан өчен көрәшкән, Европаны илбасарлардан азат иткән, штурм белән Берлинны алган сугышчылар узды. Ә «Үлемсез полк» нәкъ ике айдан соң, 26 июльдә булачак. Шул ук вакытта Владимир Путин ассызыклаганча, төбәк хакимиятләре эпидемиологик вәзгыятьтән чыгып, бу срокны күчерергә мөмкин.