Россия Президенты Владимир Путин гражданнарга һәм икътисадка ярдәм итүнең яңа чараларын эшләү кирәклеге турында белдерде.
Бу хакта видеоконференция режимында узган киңәшмәдә әйтелде. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, хәзер йөкләмәләрнең ни дәрәҗәдә төгәл үтәлүе генә түгел, ә гражданнар, гаилә һәм предприятиеләрнең бу ярдәм чараларын ничек тоюы да мөһим. Киңәшмәдә социаль түләүләр алучы яки ипотека ташламаларыннан һәм хезмәткәрләр өчен хезмәт хакы түләүгә кредитлардан файдаланучы россиялеләр катнашты. Чыгыш ясаучылар арасында Казаннан үзмәшгуль кондитер Лиана Пахарева да бар иде. Бу категория гражданнарга узган ел өчен салым түләүләре кире кайтарыла.