Физик затларның банклардагы процент керемнәренә салым салынырга мөмкин. Бу гомумдөнья практикасы. Россия Президенты Владимир Путин, коронавирус вазгыяте буенча ил халкына мөрәҗәгатендә шул хакта әйтте.
«Банк кертемнәренең гомуми кереме яки кыйммәтле кәгазьләргә инвестицияләре 1 млн сумнан артып киткән гражданнарга процент кеременә 13 процент күләмендә салым билгеләргә тәкъдим итәм. Кабатлап әйтәм — кертем үзе түгел, ә мондый кертемнәрдән алынган процентларга 13 процент салым салыначак», — диде ул.
Мондый чара кертемечеләрнең якынча 1 процентына кагылачак. Илебез банкларында акча урнаштыру шартлары элеккечә үк җәлеп итүчән һәм дөньяда иң югары керемле булып калачак, дип сөйләде Россия Президенты.