Россия Президенты Владимир Путин «Ата-ана даны» ордены белән бүләкләнгән гаиләләр, «Герой-ана» мактаулы исеменә лаек булган аналар һәм аларның гаилә әгъзалары белән очрашты. Дәүләт башлыгы әңгәмәне якынлашып килүче Халыкара балаларны яклау көне белән тәбрик итүдән башлады. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә.
«Очрашуның башында Россиянең барлык нәни гражданнарын, ата-аналарны, әби-бабайларны, педагогларны, остазларны Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйсым килә», — диде дәүләт башлыгы.
Ул билгеләп үткәнчә, әлеге бәйрәм җылылык һәм шатлык белән тулы, ул Россиядә киң колач белән билгеләп үтелә, илебездә буыннан-буынга күчү традицияләрен, гаилә кыйммәтләрен хөрмәт итәләр һәм кадерләп саклыйлар.
Президент Россия Хөкүмәтенең төрле өлкәләрдәге карарлары һәм гамәлләре нәкъ менә гаилә һәм балалар мәнфәгате тирәсендә корылуын искәртте.
2023 елның 22 ноябрендә Владимир Путин тарафыннан имзаланган указ нигезендә, 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Документта билгеләп үтелгәнчә, әлеге карар гаиләне яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру һәм традицион кыйммәтләрне саклау максатыннан кабул ителде. 9 гыйнварда Хөкүмәт чаралар планын раслады.