Россиядә 200гә якын милләт вәкиле дус-тату гомер кичерә, аларның телләре һәм мәдәниятләренең күптөрлелеге – илнең һәм анда яшәүчеләрнең бәяләп бетергесез байлыгы. Бу хәл Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгышның аз санлы халыкларының II форумында чыгыш ясаганда булды. Владимир Путин фикеренчә, гореф-гадәтләрнең һәм телләрнең күптөрлелеге — безнең уртак байлыгыбыз. Россияне 200 милләт вәкиле йорт дип атый. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Гореф-гадәтләрнең, телләрнең уникаль күптөрлелеге – безнең уртак бәһасез байлыгыбыз, алар белән без чын күңелдән горурланабыз, һәм бу палитрада Төньяк, Себер һәм Ерак Көнчыгыш халыкларының үзенчәлекле мәдәнияте аерым, якты урын алып тора», — диелә Кремль сайтында бастырылган телеграммада.
Президент ассызыклаганча, Дәүләт аз санлы халыкларга ярдәм итүгә, аларның табигый яшәү тирәлеген, хуҗалык итү рәвешләрен һәм гадәти тормыш рәвешен саклауга зур игътибар бирә.
«Бу мөһим проблемаларны хәл итүдә федераль һәм региональ хакимият органнарының ышанычлы партнеры — сезнең ассоциация, ул энергияле, битараф булмаган, эшкә бирелгән, Россиянең Төньяк, Себер һәм ерак көнчыгышының аз санлы халыкларының ныклы, бердәм гаиләсе», — дип билгеләп үтте Путин.
Ул форум иҗади һәм конструктив узачагына, ә катнашучыларның барлык тәкъдимнәре дә кирәк булачак, дип ышаныч белдерде.