ВКонтакте челтәрендә татарча интерфейс тулы көченә эшли башлады — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы

ВКонтакте челтәрендә татарча интерфейс тулы көченә эшли башлады

03.10.2023
ВКонтакте челтәрендә татарча интерфейс тулы көченә эшли башлады

ВКонтакте социаль челтәренең татарча интерфейсы Beta-режимнан чыкты һәм тулы көченә эшли башлады. Бу турыда ВКонтакте социаль челтәре интерфейсын татар теленә тәрҗемә итүчеләрнең координаторларының берсе – Татнетны үстерү фондының башкаручы директоры Раил Гатауллин үзенең аккаунтында хәбәр итте.

«Дуслар! Татарлар! ВКонтактеда татарча интерфейсны куллану — рус теленнән кала икенче урында! Без монда да лидерлар! Меңләгән кеше инде үзенең ВКонтакте интерфейсын татар теленә алыштырды һәм, татар интерфейсын кулланганда, туган телдә аралашу тагын да уңайлырак һәм күңеллерәк!» – диде Раил Гатауллин.

Новости СМИ2

Раил Гатауллин 2011 елның 30 августына – Республика бәйрәменә – «Татар иле» татар социаль челтәрен ясау барышында, 13 кешелек команда ВКонтакте социаль челтәрен 100 процент татар теленә тәрҗемә иткән булган. Вакыт узу белән, челтәр яңарган, яңа сүзләр кертелгән. Интерфейсны тәрҗемә итү 70 процентка төшкән һәм ул beta режимга күчкән. Төп режимга күчәр өчен, 80 процентлы киртәне узарга кирәк булган.

Әлеге юнәлештә эшне 5 энтузиаст алып бара. Тәрҗемә дәрәҗәсе 8о проценттан тан артып киткән, аны 100 процентка җиткерү максат итеп куелган. Раил Гатауллин бу эшкә башка энтузиастларны да кушылырга чакырды. Раил Гатауллин тәрҗемә эшен актив алып барган кешеләрне атады – үзеннән тыш, Рөстәм Хәйруллин, Рүзәл Фәхретдинов, Заһир Хәсәнов, Рәсим Хөсәенов.

Раил Гатауллин әйтүенчә, мобиль кушымтада ВКонтакте әлегә рус, украин, инглиз, казах, португал һәм испан телләрендә генә эшли. Ә компьютерда ВКонтактены берничә дистә телдә кулланырга мөмкин, шул исәптән — татар телендә дә.

ВКонтакте интерфейсын татарчага алыштыру өчен, компьютер экранында сулда меню астында «Еще» сылтамасы буенча күчегез һәм «Язык: Русский»га басып телләр исемлеген ачарга кирәк. Аннары «Татарча» дигәнгә басарга һәм интерфейс татар теллегә үзгәрә.

Новости СМИ2

«Хөрмәтле дуслар! Шулай ук, компьютерларыбызга, ноутбуклар, планшетлар һәм смартфоннарыбызга татар клавиатурасын урнаштырыйк һәм матур итеп татарча аралашыйк! Милләтебезнең һәм телебезнең киләчәге — үзебезнең кулларда! PS. ВКонтакте социаль челтәрен татар теленә тәрҗемә эшләрен алып баручы әлеге волонтерлар командасына сез дә кушыла аласыз! Моның өчен тәрҗемәчеләрнең координаторларына — миңа яисә Рөстәм Хәйруллинга мөрәҗәгать итегез», – дигән Раил Гатауллин.

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
«Кеше приюты» ярдәм күрсәтү пунктында үткән марафонда безнең телерадиокампания журналистлары да катнашты

«Кеше приюты» ярдәм күрсәтү пунктында үткән марафонда безнең телерадиокампания журналистлары да катнашты

Бүген Казанның Фәннәр академиясе бинасында профессор Мансур Хасановка мемориал такта ачыла

Бүген Казанның Фәннәр академиясе бинасында профессор Мансур Хасановка мемориал такта ачыла

Зәйдә кукуруз суктыру эше бара

Зәйдә кукуруз суктыру эше бара

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+