Шул ук видеоконференция утырышында Владимир Путин Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүгә йомгак ясады. Президент илнең төп законына үзгәрешләр кертүнең мөһимлеген аңлап тавыш бирүчеләргә рәхмәт белдерде. Безгә илнең тулаем тотрыклылыгын тәэмин итү өчен вакыт кирәк дип билгеләп үтте Владимир Путин. Чыгышында шулай ук төзәтмәләргә каршы тавыш биргән россиялеләрнең позициясен аңлавын да белдерде.