ВИЧ авыруын йоктырган балалар өчен ел саен үткәрелә торган слет быел булмаска мөмкин. Аны Светлана Изамбаева хәйрия фонды оештыра иде. Бушлай җәйге лагерь ярдәм төркеме буларак эшләде. Слетта авырулар психологлар белән тренинглар узды, ВИЧ авыруларын дәвалаучы табиблар белән аралаштылар.Быел слетны оештыру өчен кирәкле сумманы җыю кыенрак булган. Без фондка , сезнең белән бергәләп ярдәм итә алабыз.
ВИЧ авыруын йоктырган күп кенә кешеләр иртәгәсе көн өчен куркып, борчылып яшәргә мәҗбүр.
Кирәкле мәгълүмат җитмәү сәбәпле, күпләр авыруны җиңү өчен препаратларны дөрес кабул иткәндә, сәламәт булып яшәү, гаилә корып, бала тудыру мөмкинлеген дә белмиләр. Светлана Изамбаеваның хәйрия фонды ВИЧ авырулы кешеләрне инде 15 ел коткара. Проектларның берсе — балалар өчен адаптация лагере, анда чиргә каршы торырга булышалар.
Җиде ел дәвамында бушлай лагерь ВИЧ авырулы балаларны берләштерү урыны булган. Быел Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән 50дән артык бала психологик тренинг узарга, авыру турында күбрәк мәгълүмат алырга тели. Әмма слет булмаска да мөмкин.
izambaeva.org
Без бергәләп ярдәм итә алабыз. Вакыт аз. Акчаны Светлана Изамбаева фонды сайты аша күчерергә мөмкин. Сылтама экранда күрсәтелгән. ВИЧ авырулы балалар өчен бу сәфәр аларның тормышында иң мөһиме булачак.
Ия Кислицына, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.