Тормыш авырлыкларын сынмый-сыгылмый үтеп, шаянлыгын, җор телле булуын саклап калган ул. Сүзебез Буа районының Иске Тинчәле авылында яшәүче Гадилә апа Шәрәфетдинова турында. Аңа шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Юбилярны котларга республиканың агросәнәгать комплексы ветераннар советы рәисе Марс Алиев та кайткан иде. Туган көн мизелләре Алсу Сәмигуллина репортажында .
90 яшьлек гомер бәйрәмен Гадилә апа балалары, якыннары янәшәсендә каршылый. Үз гомерендә ачысын да, төчесен дә татырга туры килә аңа. 46 яшендә тол калып, дүрт баласын кеше итеп, олы тормыш юлына чыгара. Колхозда хезмәт куя, ул-кызларын да эшкә өйрәтеп үстерә.
Бүгенге көндә Гадилә апа кызы янәшәсендә яши. Балалары кадер-хөрмәтендә, 6 оныгы һәм 6 оныкчыгы өчен яраткан дәү әни булып гомер итә ул. Күп авырлыклар күрсә дә, тормышны яратуын саклап калган җор телле юбиляр.
Авылдашын гомер бәйрәме белән котларга республиканың агросәнәгать комплексы ветераннар советы рәисе Марс Алиев та кайткан иде.
Туган көне уңаеннан юбилярга ил башлыгының котлау хатын район башлыгы урынбасары Илдар Еремеев тапшырды.
Алсу Сәмигуллина, Ильнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары.