«Север » урман янгыннарын сүндерү үзәге алты яңа Ми-8 вертолетын ала. Татарстанда әлеге һава судноларын Казан вертолетлар заводында ясыйлар. Яңа техника җир техникасы белән үтә алмаслык кыен участокларда янгыннарны ачыклап, сүндерү бурычларына тулысынча туры килә. Бу модельләрнең уникальлеге нәрсәдә? Хәбәрчебез кызыксынды.
«Север» үзәгенә яңа Ми-8 вертолеты очыш ясый. Россия Президенты йөкләмәсе буенча Байкал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш урманнарын янгыннардан саклау өчен «Север» төбәкара урман янгыннары үзәге булдырылды. Ә Татарстанда җитештерелгән һава машиналарына кизү тору бурычы йөкләнде.
Кайнар нокталарда вертолетлар кизү торса, төп урнашу урыннары Красноярск краенда була. Бу машиналарга температураның кискен күтәрелүе яки төшүе куркыныч түгел. Алар 50 градус җылылыктан 50 градус салкынга чыдамлы.
Бу урман янгыннарын сүндергәндә бик мөһим. Ерак очышлар өстәмә ягулык баклары ярдәмендә ясала. Эчендә-су сиптергеч җайланма. Шактый йөк күтәрә, мобильлеге белән аерылып тора.
«Авиалесохрана” учреждениесенең Идел буе авиаоешмасы янгын сүндерү командасы инструкторы
гадәттә, агачлар күп булмаган участокларны сайлыйлар, берничә төп агач комачауласа – аларны берничә минут эчендә кисәләр.
Ми-8 МТВ-1 моделе Казан вертолет заводында җыелган. Яңа техника «Авиалесохрана» өчен махсус әзерләнгән. Бу еракгы урман массивларында янгыннарны ачыклап, сүндерү буенча бурычларга тулысынча туры килә.
Көч җайланмалары төрле температураларда һәм төрле вакытта эшләргә мөмкинлек бирә. Бу модель безнең бурычларга югары дәрәҗәдә туры килә.«Север» үзәгенең һава паркы ике вертолет белән тулылана. Контракт буенча тагын дүрт машина киләсе елда җибәрелә. Моны икенче кварталда гамәлгә ашырырга ниятлиләр. Һава техникасы Себер һәм Ерак Көнчыгыш урманнарында киеренке җәйге чоргаалдан ук әзер булып торырга тиеш.
Вадим Струминский, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.
.